Ибраһимов Гариф Ибраһим улы (1922–2012)

Ибраһимов Гариф Ибраһим улы, 1922 елның 15 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама районы Каенлы авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Милләте буенча татар. 1951 елдан КПСС әгъзасы. Мәктәпнең 6 сыйныфын тәмамлаган (1936). Мәскәүнең 30 нчы санлы трест төзелеш трестында эшче буларак хезмәт куя. 1941 елның июненнән Кызыл Армиядә. 

Бөек Ватан сугышында 1941 елның июленнән сентябренә кадәр һәм 1944 елның гыйнварыннан. 50 нче укчы дивизиясе, 52 нче армия, 2 нче Украина фронты.

Күрсәткән батырлыклары: 1944 елның 9 маенда Румыниянең Вултуру торак пункты янындагы сугышта артиллерия төркеме составында дошманның 3 пулеметын юкка чыгара, яраланса да, сафта кала; 1944 елның 20-24 августларда Яссыдагы сугышларда 3 пулемет, дзот һәм автомашинаны эштән чыгара; 16 апрельдән 20 апрельгә кадәр Центендорф, Кальтвассер, Кляйн-Крауш һәм Левенберг (Германия) торак пунктлары янындагы сугышларда 7 пулеметны юк итә. 1944 елның 29 октябрендә 2 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 

Артиллерия коралы сугышчылар төркеме командиры (52 нче армия, 1 нче Украина фронты) өлкән сержант Ибраһимов 1945 елның 16-20 апрелендә Центендорф, Кальтвассер һәм Кляйн-Крауш (Германия) торак пунктлары янында һөҗүм итү сугышларында үзенең төркеме белән, ут коралларын һәм дошманның тере көчен сафтан чыгарып, җәяүле гаскәрләргә ярдәм итә. Левенберг шәһәре районында 1945 елның 20 апрелендә сугышчылар 7 пулеметны юк итә, күпсанлы гитлерчыларны кыра. 1945 елда 1 нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 

1948 елның февралендә старшина Ибраһимов демобилизацияләнә. Украинаның Волын өлкәсе Горохов районы Марьяновка шәһәр тибындагы бистәсендә яши. Горохов шикәр заводында склад мөдире булып эшли. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр, шул исәптән «Батырлык өчен 0187 медале бүләкләре иясе. 2012 елда Украинада вафат.

Чыганак: Википедия